ТАЛЫМСЫЗЛАНУ ф. 1) Талымламый торган булып китү 2) күч. Комсызлану; чаманы югалту. Югыйсә мин генә талымсызланган булып чыгам. Ә.Гаффар. Мин нык баеп китәргә җай чыккан чорларны да кичердем, әмма, талымсызланып, байлыкка кызыкмадым, Аллаһыдан курыктым. М.Галиев Талымсызлана бару Торган саен күбрәк талымсызлану Талымсызлана башлау Талымсызлануга табан үзгәрү Талымсызлана төшү Бераз талымсызлану. Сәфәремнең шушы бушлыкка охшап калмавын тели иде күңел, талымсызлана төшеп, күргән-ишеткәннәрне хәтер сандыгына тутыра башладым. Ф.Сафин Талымсызланып алу Азрак талымсызлану. Атлар талымсызланып алалар, күчәрбашлар, аларны тыя төшеп, дилбегәләрен тартып куялар. М.Хәбибуллин Талымсызланып бетү Бик талымсызлану Талымсызланып китү Кинәт талымсызлану. [Кош] Тора-бара әрсезләнеп, талымсызланып китте. Ә.Моталлапов |