ТАЛЫМСЫЗ с. 1) Аш-суны сайламый торган, нәзберек булмаган. Ашауга талымсыз бу ирләр. Г.Гыйльманов. Бигрәк талымсыз кешеләр, көненә ике генә ашыйлар. С.Шәрипов. Катык, әйрән дигән нәрсәгә бик тә талымсыз, комсыз иде шул ул. А.Хәлим 2) күч. Сайланмый торган. Моңарчы урманда эшләү, фин кампаниясе вакытында колакларын йомып утырмау, ниһаять, табигый зирәк акылы, кыю, батыр йөрәге, талымсыз холкы аңа бик нык ярдәм итте. Г.Әпсәләмов. Чиртми колач буе балыклар, хәтта талымсыз ташбаш та эләкми. М.Хуҗин. Гаилә корганда җавапсыз һәм талымсыз булма. Т.Миңнуллин 3) күч. Күндәм, карусыз, кире какмый торган, теләп, яратып эшли торган. Эшкә талымсыз Гөлмәрфуга суга көненә ике-өч барып кайта. З.Мәхмүди 4) күч. Әрсез, принципсыз. Талымсыз кунак такка калдырыр. Мәкаль. Сибгат аганың бу сүзләре, жанрдан жанрга күчеп, бер жанрда да юньле шигырьләр яза алмаган кайбер талымсыз шагыйрьләргә киная рәвешендә әйтелде. Г.Рәхим 5) күч. Чыдам, кырыс шартларга бирешмәүчән; әрсез. Алар тирәсендә йөкләрен бушатуны көтеп торучы, һәркайсы өстенә бизәкле итеп, үзләре бәйләп, йон фуфайка яисә сугыш вакытының иң әрсез һәм талымсыз киеме – яшел тәнҗылыткычлары кигән кызлар, киленнәр Нәфисәнең Хәйдәр белән берүзе узып баруын елмаешып карап калалар. Г.Бәширов. Җир резина түгел: киңәйми, берни үсми торган вак ташлы берничә карыш җирләргә, ашлама кертеп, талымсыз иген сорты чәчергә туры килә. Х.Камалов |