ТАЛЫМЛЫЛЫК и. 1) Аш сайлаучанлык, талымлы булу. Талымлылык егеткә туйда гына килешә. Мәкаль. [Аның] буй-сынының әле дә тал чыбыгы шикелле зифа саклануы, мөгаен, ашау-эчүгә талымлылыгы аркасындадыр. М.Әмирханов

2) Таләпчәнлек. Инде шагыйрьнең яңа әсәре – «Кавказ күренеше»нә кайтсак, анда да без шигъри сүзгә соң дәрәҗәдә талымлылык белән очрашырбыз. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә