ТАЛЫМЛЫ с. 1. 1) Аш-су сайланучан, нәзберек; тәмлетамак. Талымлы дуңгызны ашату кыен. Әйтем. Аннары бу яңа кунак үз-үзен тотышы белән дә тегеләрдән нык кына аерыла: мөгамәләсе һәрвакытта нәзакәтле, ә ашау-эчүгә килгәндә шактый талымлы, моны инде официантлар беренче нәүбәттә сизеп алалар. Ә.Еники 2) Сыйга куела торган; бәйрәмчә, затлы аш итеп кабул ителгән (сый, аш тур.). Франциядә укъяфрак бүлбеләрен күптәннән бирле талымлы азык итеп ашыйлар. Робинзон эзләреннән 3) Сайланучан, таләпчән. Талымлы кыз картаймас. Мәкаль. Ә рәссамнар – бик талымлы халык, аларны сирәк кеше рухландыра, ышаныгыз миңа. М.Маликова. Композиторга бер генә теләгем бар: текст авторларына талымлырак булырга иде. Р.Миңнуллин 2. и. мәгъ. Аш-су сайланучан кеше, тәмлетамак. Талымлыга аш килешми. Мәкаль 3. рәв. мәгъ. Сайлап, таләпчән якын килеп. Юк, ул күсәк күтәрми, сабыр-үтемле өслүб белән, яулап алынган түгел, ә өстән бирелгән сүз ирегеннән чама белеп файдалана, талымлы яза. М.Галиев |