ТАЛЫМЛА’У ф. 1) Ризык сайлану, нәзберекләнү. Аннары, ярты гомерен тулай торакларда яшәп үткәргән (өч ел армия дә шул ук тулай торак инде, аталышы гына икенче: казарма) кеше ризык талымлыймы?! Р.Кәрами

2) Билгеле бер ризык ашыйсы килү (авырлы хатын-кыз тур.). Ә шул вакытта үзебезнең халык яшелчәгә тилмерә: хатыннарыбыз корсак күтәргәндә тозлы кәбестә талымласалар, ат җигеп, күрше авылларга чабабыз, бала-чагаларыбыз бер кыяр кабарга зар булып, караклыкка өйрәнәләр. М.Әмир

3) күч. Сайлану, яхшыракны сайлап алырга омтылу. Транспорт мәсьәләсенә килгәндә, талымламыйбыз, ни бирсәләр, шуңа ризабыз. Т.Гарипова

Талымлап алу Берара талымлау

Талымлап йөрү к. талымлап тору. Киленне әйтәм, җәйдән үк, тамагыннан үтмичә, ашау талымлап йөргәние, шикләнүем хак булган икән. Г.Галиев

Талымлап кую Аз гына талымлап алу

Талымлап тору Даими яки әледән-әле талымлау; әле, хәзер талымлау. Ир балалары бер ул гына булганга күрә, аңа эш талымлап торырга туры килмәде. И.Гази. Талымлап тора торган заман түгел хәзер! В.Нуруллин. Минем үземнең талымлап торган юк, ипи булса, лакан суын да эчеп бетерәм. Ф.Садриев

Талымлый башлау Талымларга тотыну. Алай дисәң, азык талымлый башлавыннан әнисе беренче айда ук сизенде: мичтә тәгәрәтеп пешергән бәрәңгене кабыгы-ние белән суганлап ашаганда, авыз читләренә су җыела, суганны да кисеп түгел, йодрыгы белән сытып ашый. Р.Хәбибуллина

Талымлый төшү Бераз талымлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә