ТАЛЫГУ ф. Ару, талчыгу; ял итәсе килү. Я, орчыгың шаулавына Талыктыңмы, әткәем. Дәрдемәнд. Кул-аяк буыннарым талыгып, йомшап китте. Г.Галиев. Күп уку сәбәпле алар тиз арый, талыга. Кәеф ничек?

Талыга бару Торган саен ныграк талыгу

Талыга башлау Талыгуга табан бару

Талыга төшү Бераз талыгу

Талыгып бетү Тәмам, бик нык талыгу

Талыгып китү Кинәт кенә, көтмәгәндә талыгу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә