ТАЛЧЫГУ ф. 1) Тән, мускуллар бик ару, талу. Авыру Илсөяр генә түгел, инде атлар да талчыктылар. Г.Гобәй. Талчыккан аякларны көч-хәл белән атлап, мышкылдап, чәнәшкәләребезне тау башына сөйрибез. Г.Бәширов 2) Хәлсезләнү. Ул, озак-озын походларда да арымаган егет, бүген бу унбиш чакрымлык юлдан арып, талчыгып, нервланып, ачуланып кайтты. А.Шамов Талчыга бару Вакыт үткән саен күбрәк талчыгу Талчыга башлау Талчыгуга табан бару. Яннарында бер икмәк сыныгы да юк иде, ярга чыгып, якындагы кибеттән күмәчләр алып килделәр, ачлыктан талчыга башлаган үрдәкләрне озаклап ашаттылар. Г.Гыйльманов. Әмма ук та мәңге оча алмый, күпмедер вакыт үткәч арый, талчыга башлый. С.Шәмси Талчыга төшү Бераз талчыгу. Укучылар һәммәсе дә ябыга, талчыга төшкәннәр. Г.Әпсәләмов. --- Бу тантанадан шактый арый, талчыга төшкән зал гадәттәгечә иренеп кенә кул чабарга тотынды. А.Хәлим Талчыгып бетү Тәмам талчыгу. Кыш буенча Мәскәүнең номер һавасында талчыгып беткән аның яшь, зифа әгъзаларына яңадан-яңа көч кергәндәй булды. К.Тинчурин. Эшлисе эшләр бик күп, анда утырып талчыгып кына бетәр. Аманулла Талчыгып җитү Бик талчыгу. Арыдым, тирләп беттем, Тәмам талчыгып җиттем. Шулай итеп урманда Җәнлекләрне биеттем... Р.Вәлиева Талчыгып китү Кинәт талчыгу. Талчыгып киткәндәй булды ул. М.Маликова. Сәгать унберенче киткәч, бик кызыклы фильм барганда, Рәхимҗан әйтә куйды: – Әллә нигә талчыгып киттем әле, Гөлсинә. Р.Фәизов |