ТАЛЧЫБЫК и. 1) Озын, сыгылмалы, шома тал чыбыгы. Байназарның кулында быелгы талчыбык иде, шуның яфракларын өзә. М.Хуҗин. Тормыш ул – талчыбыктан үрелгән каз оясы. Н.Гыйматдинова

2) бот. Талчалар семьялыгыннан комсыл туфракларда яхшы үсә торган куак; русчасы: шелюга. Талчыбыклар, шыбыр-шыбыр килеп, Бу матурга сәлам бирделәр. М.Җәлил. Нинди ямьле Килә сыерчыклар, Бөреләнгән нечкә талчыбык. Ә.Ерикәй

Талчыбык кебек Зифа гәүдә турында. Әминә талчыбык кебек нечкә, зифа буйлы. Г.Әпсәләмов. Кыз үтә дә чибәр, сөйкемле, талчыбык кебек зифа буйлы, нечкә билле иде. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә