ТАЛЧУКЧЫ и. сөйл. 1. Талчукта сәүдә итүче вак сәүдәгәр; талчукта еш булучы кеше. Монда борын-борыннан килә торган гадәтләрен саклаган талчукчылар очрый, буяу пумаласы, күзлек кысасы, самавыр трубасы, комган, ләгән ише нәрсәләр, башка йорт кирәк-яраклары тезелеп тора. А.Гыйләҗев

2. с. мәгъ. Талчукта сәүдә итүче. Карт үзенең кайчандыр Таибә абыстай кебек талчукчы хатыннарны чүпкә дә санамаган шәүкәтле чакларын исеннән чыгармый иде ---. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә