ТАЛЧУК и. рус сөйл. Иске-москы, вак-төяк әйберләр сатыла торган базар. Тәмам бер талчук кибете ачарлык бар икән. Г.Камал. Бераздан мин талчукка җиттем. Һ.Такташ. – Алай булгач, әйдә, талчукка барып, ике йөз тәңкәсенә берәр әйбер карыйк! – дип, ул мине җәяүләп кенә бүтән базарга алып китте. В.Нуруллин |