ТАЛУ ф. 1) Озак һәм гел бертөрле хәрәкәтләр ясап эшләү, бер позада тору нәтиҗәсендә берәр әгъза ару, талчыгу. Кулга тотыйм синең изге кулны – күп эш белән талган кулыңны. М.Гали. Тукай, чүгәләүдән аяклары талып, торып басты, оеган тез асларын ышкыды. М.Хуҗин 2) Гомумән ару, бик нык йончу. Дәресләрдән талу 3) Тынычлык халәтендә булу, тынычлыкка бирелеп хәл җыю. Сәлим бабай мич буенда ушада тик кенә талып утыра. Н.Исәнбәт. Бөтен буыннар талып кала, тар парта арасында тик утыруы шундый рәхәт... М.Мәһдиев 4) Хәрәкәтләнмичә генә башкарыла торган шөгыльгә, халәткә бирелү. Акрын гына бер моң сузылды да, Бөтен халык серле тынга талды шулай. Ф.Бурнаш. Сәлим яза торган шигыренә башын куеп, үзе дә сизмәстән, йокыга талды. Г.Гобәй 5) күч. Гел бер төрле эш башкарудан ялыгу (күз, колак, баш мие һ.б. тур.). Башы талган, йөрәге ара, хыял артык кызу эшли иде. Г.Ибраһимов. Карый-карый күзләрем тала, уйлый-уйлый зиһенем чуала. Р.Кәрами Тала бару Торган саен күбрәк талу. Миңнур кичке тынлыкка һәм тынычлыкка тала барган урамга чыкты. Г.Әпсәләмов Тала башлау Талуга табан бару. Бу эшкә Гамил белән Ядкарь бик теләп алынганнар иде дә, беләкләре тала башлагач, «диңгез бүреләре»нә дә чират белән кара эшкә җигелергә туры килде. А.Тимергалин. Китап укый-укый күзе тала башлагач, Айбиби ишегалдына чыкты ---. М.Хәбибуллин Тала төшү Бераз талу; тагы да ныграк талу. Хәзер инде безнең беләкләр тагы да тала төшә, гел иелеп ишкәнлектән, бигрәк тә бил авырта, көймә төбендәге аркылы тактага терәгән аякларыбызга да көч килә ---. Т.Нурмөхәммәтов Талып алу Беразга гына талу. Йокыга һәр талып алу (төшендем) Үлеп каравы икән шул кешенең. Р.Харис Талып бару Тулысынча талу халәтенә якынлашу. Кичә кич ачык тәрәзә янында йокыга талып барганда, пристань ягыннан сезнең «Владимир Маяковский» пароходы тавышы ишетелгән кебек булды. С.Сабиров Талып бетү Бик нык талу. Хатлар, портретлар актарып та күз талып беткән… Г.Ибраһимов. Алдыңа, тирә-ягыңа карый-карый, күзләрең талып бетә. Н.Фәттах Талып китү Кинәт талу. Бераздан озак утырудан биле талып киттеме, зифа сынлы кыз кабинадан чыкты. Р.Камал Талып тору Әле, хәзер талу; вакытлыча талу |