ТАЛТИРӘК и. бот. Талчалар семьялыгыннан сулыклар буенда үсә торган очлаебрак торган яфраклы талга охшаш биек агач; русчасы: ветла. Яр өстендәге куе талтирәк арасыннан гармун тавышы, кычкырып көлүләр ачык ишетелә, шау-шулы җанлылык көчәйгәннән-көчәя бара. С.Сабиров. Талтирәктә, чәбәләнә-чәбәләнә, былбыл елый. Р.Батулла. Бер урында чыршы-нарат үсә, икенчесендә – талтирәк дигәндәй... Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә