ТАЛПЫНЫШ и. 1) Берәр якка ясалган кискен хәрәкәт, ыргылыш. Күземдә соңгы яшь калды, Көчемдә – соңгы талпыныш. Р.Гаташ

2) күч. Дәртләнеп, канатланып, бөтен күңелне биреп нәрсәгә дә булса керешү, алыну, омтылу. Миңниса апа китәргә кузгалгач, миңа рәхмәтләр укыды, мин ул рәхмәтләрнең ни өчен икәнен аңламадым, күрәсең, малаен бәхетле итү өчен тагын бер талпыныш ясавы, эчен бушату мөмкинлеге бирүем өчендер дип кабул иттем мин бу рәхмәтләрне. Ф.Садриев. Кешедә эчке талпыныш, нәрсәгә дә булса омтылыш булырга тиеш. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә