ТАЛПЫНУ ф. 1) Очып китәргә омтылып, канат кагу, җилпү; җилпенү. Әнә шул югарыда кечкенә кошчык талпынган күкнең үзе шикелле үк, җир йөзе дә иксез-чиксез булып, гаҗәеп тын, нурлы булып тоела башлый... Ә.Еники. Җирдәге торна ишегалдын бетереп чабып йөри-йөри дә, җан-фәрманга талпынып, һавага күтәрелә. А.Тимергалин 2) Билгеле бер юнәлештә очып китәргә яки очып килеп һөҗүм итәргә омтылып-омтылып кую. Канатлары ныгый башлауга, кошчыклар да җилпенәләр, тар оядан иркен, очсыз-кырыйсыз күккә талпыналар. И.Салахов 3) Бер урында канат җилпеп тору, очып йөрү. Кызылармеецларның кайсыдыр авыз эченнән генә «Аерылышу» көен җырлый, һавада, я кинәт күтәрелеп китеп, я бер урында талпына-талпына, тургайлар сайрый, саф, ачык күк йөзендә кояш йөзә… А.Шамов. Юл буендагы эт эчәгенең кыңгырау чәчәкләре тирәсендә ак, сары, чуар күбәләкләр талпына. Ә.Еники 4) Инерция белән бер яктан икенче якка тайпылу, янтаю, чайкалу. Шаһвәли бер якка талпынып, Гәрәйнең беренче селтәнүеннән котыла да тәрәзәгә ташлана. Г.Ибраһимов. Өй эчендә, безнең баш очыбызда тармакланып сузылган, ниндидер үлән кушылган хуш исле тәмәке төтене талпынып йөзә башлады. А.Шамов
5) күч. Бөтен көчне биреп тырышу, нәрсәгә дә булса бик нык омтылу. Ләкин, ятып калганчы атып кал дип, тагын бер талпынасым килә. Г.Ибраһимов. Ул янә тибәргә талпынды. В.Нуруллин 6) күч. Ниятләнү, теләү. Чыңгыз, бу халәтеннән котылырга теләпме, үзе дә анык белмәстән, бүлмәдән чыгып китәргә дип, баскан урыныннан талпынган гына иде, аңа Камил тавышы ишетелеп киткәндәй булды. Н.Хәсәнов. Бөркет хакында Инсаф әллә ничә тапкыр әнисенә сөйләргә талпынды да, әмма үзенә генә билгеле серне чишүе, бөркетне күргән саен серле рәхәтлек тойгысы кичерүне югалтудан курыккан кебек эндәшмәде. Т.Гарипова 7) күч. Күңел дәртләнеп, канатланып кую. Кинәт күңелдә җылы, шатлыклы өмет чаткылары талпынып куйды. А.Шамов. Күңелләр нәкъ табигать кебек үк яңара, ашкынып талпына. М.Маликова Талпына башлау Талпынырга тотыну. Шул уйлардан соң Нурулла канаты сынган кош шикелле талпына башлады. Г.Әпсәләмов. Ул утырган җиреннән сикереп чыгардай иттереп талпына башлады. К.Тимбикова Талпынып алу Берара, бераз талпыну. Әллә бер күрсәтеп кайтасы инде дип, талпынып та алды Асылхан. М.Хәсәнов. Сәетгалиев почмактан чыгарга итенеп талпынып алды ---. Р.Мөхәммәдиев Талпынып җибәрү Кинәт чак кына талпыну. Өйрәткәнчә, Былбыл атның калку җилкәсенә тотынды, сул аягы белән Габделхәйнең уң кулына басты да бар көченә талпынып җибәрде. Н.Фәттах Талпынып карау Сынау өчен талпыну. Килешүгә имзалар салганда, ул, Казанны бирмәс өчен, янә бер талпынып карады. Р.Батулла. Кемдер элекке урынына (чөнки унтугыз яшьтә нинди дә булса эш башкармаган егет-җилән юк иде инде) кайта, кемнеңдер бүтән һөнәр үзләштерәсе килә, икенче берәүләр укырга талпынып карамакчы. Р.Кәрами Талпынып китү Бераз талпыну. Верещагин талпынып китте. Г.Әпсәләмов. [Кәримә] Җәһәт кенә талпынып китеп, тәрәзәгә ташланды, аны ачарга итте. Ф.Яхин Талпынып кую Кинәт талпынып алу. Кинәт ул урыныннан ук талпынып куя, күзләре йомшак сагыш белән яктыра: «Минем дә әнием Әлкидән иде…» М.Вәлиев. Аны ишетеп, бар табигать талпынып куйды. А.Мансуров Талпынып тору Әледән-әле яки берөзлексез талпыну; әле, хәзер талпыну. Ә шулай да әнием тире бушатырга гел талпынып тора иде, чөнки вагон бушатучылар рәтләп туналмаган сарык тиреләреннән май кырып алалар. Т.Нурмөхәммәтов. «[Кош] Әле һаман сумаладан ычкына алмый шулай талпынып тора икән», – дип, әкиятен тиз төгәлләп тә куя иде карт. Ш.Шәйдуллин Талпынып яту сөйл. к. талпынып тору. Инде фани дөнья мәшәкатьләреннән бераз котылдым, хәзер үз уйларым, үз хыялларым белән иркендә яшәрмен, эшли башлаган эшләремне төгәлләрмен, рәхәтләнеп иҗат итәрмен, күңелдә талпынып яткан көйләрне язармын, дип кенә йөргәндә, канатларым янә салынып төште. Р.Вәлиев |