ТАЛПАННАР җый. и. күпл. зоол. Үрмәкүчсыманнар классыннан гәүдәләре бербөтен яки ике өлешле, очлыклары тырнаклы һәм имгечле булган, ерткыч һәм үсемлекләрдә паразитлык итүче хайваннар төркеме. Талпаннар арасында корткычлар һәм паразитлар күп, кайберләре кеше өчен куркыныч, чөнки төрле авырулар, мәсәлән, тимгелле тиф һәм кайтма тиф, нерв системасы авыруы – энцефалит күчерүчеләр булып торалар. Биология. Шул ук вакытта үләннең спирттагы төнәтмәсе кеше һәм хайваннарның тиреләре кычытканда, тире паразитларына – бетләргә, чәч ашаучыларга (волосоеды), борчаларга, талпаннарга каршы кулланыла. Агулы үсемлекләр |