ТАЛПАН и. 1) Хайван һәм кеше тәненә, шулай ук үсемлекләргә ябышып паразитлык итүче, гәүдәсе бербөтен яки ике өлешле, очлыкларында тырнак һәм имгечләре булган буынтыгаяклы хайван. Талпан кадалган урынга йод сөртергә кирәк. Ә.Халидов. Талпан тирене кимереп керә һәм анда күкәйләр сала. Биология. Бер үк вакытта күгәрченнәрнең бет, борча, талпан кебек паразитларны да таратуын онытмаска кирәк. Шәһри Казан

2) күч. Башка берәү хисабына яшәүче кеше; паразит. Сез – халыкны талаучылар, сез – халыкның бәдәненә кадалган талпаннар, кан эчүче кандалалар! Р.Батулла

Талпан булып кадалу 1) Нәрсәгә дә булса комсызланып ябышу; 2) Кемгә дә булса бәйләнү, каныгу. Талпандай кадалу к. талпан булып кадалу. --- Сабир Зәйтүнә түтигә талпандай кадалды. Р.Батулла. Талпан урынына ябышу к. талпан булып кадалу. Ә киленнәр үзеңә талпан урынына ябышмыйча калмас, бигрәк тә Маһидәүрәне. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә