ТАЛОН и. фр. 1) Транспортта йөрү, сатып алу, дәвалану һ.б.ш.ларга хокук бирә торган кечкенә билет, язу. [Ак чәчле бер хатын-кыз] Буфетта ашарга талон бирде. М.Мәһдиев. Күренеп тора: иртә таңнан бүлнискә тешкә талон алырга ашыга бу. Х.Мөдәррисова 2) Берәр документның аерып алырга мөмкин булган өлеше. ГАИ инспекторы талонның гамәлдән чыккан икәнен сизмәгәнен шунда ук чамалап алдым. Т.Нәҗмиев |