ТАЛМУД и. яһүд 1) Яһүдиләрнең дин кануннарын эченә алган һәм шуларны аңлаткан изге китабы. – Әткәй, – диде, – бәлки, син дә, әнә шул карт Исак Талмуд укып йөргән төсле, Коръән укый торгансыңдыр. Ш.Камал. Анда исә бу балалар Тора, Талмуд китапларыннан белем алганнар. М.Хәбибуллин 2) күч. Сукырларча ышанып кабул ителә торган кануннар, кагыйдәләр турында. Данияр хатын-кыз турында гына түгел, гомумән, күпчелек татар яшьләренең сукыр бер тиенгә тормаган талмуд чәйнәп чеп-чи надан булып калулары турында әрнеп, ачынып сөйли башлады. М.Хәсәнов |