ТАЛКЫШЛЫ с. 1) Талкышыннан арынып бетмәгән, арындырылмаган (сүс тур.). Бер кочак талкышлы сүс күтәреп Заһит керә. Ф.Хөсни. Җеп эрләгәндә барлыкка килгән калдык исемнәре: чүбек яки пачас (рус. почёс) – Арчада һәм Кукмарада, бүтәкә – Мамадышта тәрәш тарагы артында калган талкышлы кыска сүсне белдерә. Р.Рәхимова

2) күч. Борчулы. Сәхнә – ул алкышлы да, талкышлы да ---. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә