ТАЛКЫШ I и. 1) Сүсле үсемлекләрне талкудан соң калган салам яки вак чүбек. Талкышны күпме талкысаң да талкыш булыр. Мәкаль. Шунда талкышлары коела, үзе йомшара. Х.Камалов. Камыш сабагы, салам, җитен талкышы да чимал булып хезмәт итә. Төзү материаллары

2) Төтәсләгәндә күректә яндырыла торган чүбек. Ул инде талкышына ут кабызган, ачкыч тишеген ача да эчкә күрек белә төтен өрдерә башлый. Н.Исәнбәт

3) Талку җайланмасы. Кул талкышында талкып, сүсне колхозга тапшырасың. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә