ТАЛКЫНУ ф. 1) төш. юн. к. талку

2) күч. Аз гына нәтиҗәгә ирешү өчен дә бик күп көч сарыф итү, тырышлык кую; берәр нәрсә хәстәре белән җәфа чигү, артык көч кую. Син дә менә --- әллә бөтен төшең җитү-түгәрәк булып, хозур кылу өчен генә шулкадәр талкындыңмы? Р.Төхфәтуллин. Эх, бигрәк таланды, талкынды шул авыл. Г.Нурулла

Талкына башлау Талкынырга тотыну. Тагын тирән уйларга, авыр кичерешләргә бирелә ул, тагын җаны туктаусыз изелә, талкына башлый. М.Хәсәнов

Талкынып бетү Бик нык талкыну. Мэлс болай да эш белән талкынып беткән… Ф.Садриев

Талкынып йөрү Озак вакытлар талкыну. Баксаң, болар инде ничә еллар буе талкынып йөргән бер үк уйлар, шул ук нәтиҗәләр икән! М.Вәлиев

Талкынып тору Даими яки әледән-әле талкыну; әле, хәзерге вакытта талкыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә