ТАЛКЫ и. 1) Киндер, җитен ише сүсле үсемлекләрне талку җайланмасы. Тыкыр-тыкыр талкыларың, җиңел йөри кулларың. Җыр. Аның ачыргаланып кычкыруын өзлексез шакы-шокы килеп торган талкы авазлары да баса алмады. М.Хәсәнов

2) Талку эше. Көзге талкы чагы, мунчаларда Кызлар җыелып җитен талкыйлар. Ш.Маннур

3) Талкы өчен әзерләнгән һәм талкына торган сүсле үсемлекләр (киндер, җитен һ.б.ш). Фонарь яна, Фонарь яктысында Кызлар бергә талкы талкыйлар. Ш.Маннур. Бөркәү астында кызларның өчесе дә, тезелешеп басып, талкы талкыйлар. М.Хәсәнов

4) күч. Әледән-әле ачуланып, тиргәп тору күренеше. Үги анасының талкысы астында гына утыру аны бик туйдырган иде. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә