ТАЛКУ ф. 1) Киндер, җитен кебек сүсле үсемлекләрнең сабагын уып, саламнан, кылчыгын сүстән аеру. Гомере буе колхозда талкы талкыган, тары утаган, ясле балаларына аш пешергән, амбарда капчык ямаган Мәйсүфә ничек имансыз булсын? М.Мәһдиев. Ул үзен үбәргә дип омтылган йөнтәс аюның юылмаган озын сакалын ике яктан ике кулы белән җитен талкыгандай итеп тартты һәм, аны-моны уйламыйча, җан көче белән уң кулының сыртына тешләрен батырды. А.Хәлим

2) Нәрсәне дә булса йомшарту, сүсләндерү. Башаклар өлгергәч, аларны Талкыдым теткәләп-теткәләп. Р.Харис

3) Нәрсәне дә булса уу, тетү. Күпнең сүзе тимер талкый. Мәкаль

4) күч. Бер үк нәрсәне кабатлау, гел-гел искә төшереп тору. Гәрәйнең исемен моңарчы да планёркаларда шактый талкыйлар иде, хәзер аны бөтенләй бетереп ташладылар. А.Гыйләҗев. Лейтенант, бер үк нәрсәне күпме талкырга мөмкин? С.Шәрипов

5) күч. Борчып тору, эчтән ашау. Мәрьямне газаплаган уйлар Шәүкәтнең дә җанын талкый икән. М.Маликова. Бу сүз минем йөрәгемне, бавырымны, талагымны изә, талкый. Н.Әхмәдиев. Йосыф, башын талкыган сорауларга җавап табарга теләгәндәй, сикереп торып өенә ашыкты. Г.Гыйльманов

6) күч. Изү, арыту. Юл арыта, талкый, ике көн буе каршыңда бер үк йөзләрне күреп, кемнәрнеңдер зар-моңын тыңлап бару туйдыра. Р.Габделхакова

Талкып йон эрләү Кемне дә булса теләгәнчә бик үзгәртү, теләгән кысага кертү. Мин ашыгам. --- Бер сәгатьтән кайтам, аннан соң, теләсәң, мине талкып, миннән йон эрлә. Ф.Сәйфи-Казанлы

Талкый башлау Талкырга тотыну. Әлбәттә, фәнни дәрәҗәсе булмаган язучының исемле галимнәргә тибеп-тибеп алуын бик күпләр гафу итмәделәр, «нигә безнең уҗымга кердең» дип, аспирантура баскычын үтмичә генә саллы фәнни хезмәт язган әдипне талкый башладылар. М.Галиев

Талкый тору Бернигә карамый әледән-әле талку. Үзем үләргә җитеп яраткан, җир йөзендәге иң-иң газиз кешемне әледән-әле талкый торам, әллә ниләр уйлап чыгарам. К.Миңлебаев

Талкый төшү Бераз талку

Талкып алу Бераз талку. Аң бул, бюрода мин сиңа каты бәрелермен, нык кына талкып алырмын, яме? Х.Камалов. [Ул] шаулатып талкып ала ---. М.Сәгъдиев

Талкып бетерү Тулысынча талку; бик нык талку. Тикшерүче – ярым хәрби формадан киенгән, саргылт кыска чәчен артка яткырып тараган урта яшьләрдәге хатын – бик вакчыл һәм бәйләнчек булып чыкты, казына-казына нервыларны талкып бетерде. С.Сабиров

Талкып йөрү Дәвамлы рәвештә талку; әле талку. Нигә минем җанымны талкып йөрисез? Ф.Яруллин

Талкып килү Электән талкып тору. Күпме талкып киләм: һәр рота янында спорт мәйданчыгы, частьта стадион, хәрби каршылыклар полосасы булдырыйк, дим. С.Шәрипов

Талкып тору Әледән-әле яки берөзлексез талку; әле, хәзерге вакытта талку. Ничәмә-ничә еллар буена кызның гөнаһсыз күңелен талкып торган хәсрәт шәүләсе артка – калын пәрдә артына китеп барды шикелле. К.Тимбикова. Соңгы вакытта райком гел талкып тора үзен. Г.Галиева

Талкып чыгу Тиз арада тулысынча талку. Нәргиз «Лидо»га өйлә алдыннан гына килде, аңа кадәр банкта булырга, ресторанның узып барган елдагы финанс эшләрен тикшереп, талкып чыгарга өлгерде. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә