ТАЛКАН и. 1) Кайнатып алганнан соң киптерелгән ашлыкның оны. Юләргә талкан да бер, шалкан да бер. Мәкаль. Гөлниса апа баланың капчыгына азрак күмәч, бер шешә бал, бәләкәй янчык талкан --- һәм берничә дәфтәр белән әле очламаган карандаш та куйды. Г.Минский. Гөлбануның да янчыгы бөтенләй буш йөрми: кипкән корт, эремчек, талкан, шомырт, чия, җиләк... Т.Гарипова 2) Шул оннан кайнар суда болгатып әзерләнгән ашамлык. Тиз генә талкан болгаттым, чәй кайнаттым, алдына ипи белән май куйдым. Г.Бәширов. Талканны бодай, карабодай, солы оннарыннан пешерәләр, һәм ул иң гади ашлардан санала. Татар халык ашлары ◊ Талкан итү Бик каты сугып имгәтү; челпәрәмә китерү, юк итү. Тик тор! Яңак сөякләреңне талкан итәрмен. Г.Насрый. Әйдә, биеп җибәрик, Бездә гайрәт җитәрлек; Безнең гайрәт тауны тузан, Ташны талкан итәрлек. Ф.Яруллин. Бомбалар җирне талкан иткәндәй дер селкетеп теткәләп киткәч, һөҗүмгә танклар күчте. С.Поварисов. Талканны коры тоту Кырыс, усал булу. Татар егете белән талканны коры тотарга кирәк: йомшак җәеп, катыга утырта, ягъни мәсәлән, инде пеләшләнеп килгән баш түбәңә ике япьле мөгез куя күрмәсен! Казан утлары. Талкан талку Бер үк сүзләр белән ачулану, орышу, тиргәү. Анай карчык минем каршыма килә дә, чәчрәп-чәчрәп талкан талкый: телеңне йоттыңмы әллә, саламторхан, күзле багана. Г.Әпсәләмов. Талканы коры Кырыс холыклы, усал кеше турында. Ата кешенең талканы коры, күзенең агы белән генә карап, хатынының авызын бик тиз томалады. М.Хәсәнов. Миләүшә бу диңгезче егет алдында үзенең кинәт күндәмләнеп калуына аптырады. Ә бит шәһәрдән килгән бик кәттә егетләргә дә аның талканы коры иде. Ф.Яруллин. Талканы коры булуга карама, күңеле туры ул кешенең. Р.Вәлиев |