ТАЛИР и. нем. 1) к. талер . Унар талир, берәр кашимер күлмәк, пар читек-кәвеш бирерсең. Т.Гыйззәт. Шатлыгымнан, язган шәкерткә бер талир тәңкә бирдем. Г.Исхакый

2) XVIII – XIX гасырларда күз төшкән кызга хисләрне белдереп җибәрелә торган көмеш тәңкә. Бер кыз күрдем бик матур. Бирнә [бүләк] бирәм бер талир. Җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә