ТАЛИБӘ и. гар. Укучы кыз, студентка. Бу кызлар, бу талибәләр кием калыплары булмыйча, бәлки --- энҗе вә алмазлардыр. Р.Фәхретдинов. Анда консерваториядә укучы талибәләр көч сынашты. М.Әмирханов. Я, әйт: кем мин сезнең яшь «даирә»гә? Исмем белгән һәр шәкерт, талибәгә? Р.Гаташ |