ТАЛИБ и. гар. 1) к. талип . Ә һәрбер хөҗрәдә кырыгышар-иллешәр талиб бер дәрес укып тагать вә гыйбадәттә иделәр. К.Насыйри. Көллиятне – колледж дип, талиб һәм талибәләрне студентлар дип атасаң, дөресрәк булыр иде. Р.Юсупов 2) сәяси Талибан тарафдары. Талиб лидерлары даими рәвештә сорау алалар, хезмәттәшлек итәргә чакыралар. Авыл таңнары |