ТАЛДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. талу . Салмак кына дөпелдәгән тукмак тавышлары картларны йокыга талдыра, яшьләр йөрәгендә тынгысыз дәрт кузгата. М.Галәү. Бар тарафны йокыга талдыргандай тын иткән. Н.Хәсәнов

2) Арыту, ардыру, талчыктыру. Әрем сабакларына, әрекмән яфракларына текәлеп юкка гына күз талдырдылар – сандугач күренмәде. А.Гыйләҗев. Ризык эзләп йөрмәс өчен каңгырып, Арлы-бирле чабып, тәпи талдырып, Соңгы тапкыр көз кояшы баюга, Кирәк булмас ятып йоклау Аюга. Җ.Дәрзаман

Талдыра башлау Талдырырга тотыну

Талдыра төшү Бераз талдыру

Талдырып бетерү Бик талдыру. – Әнием дә мине эзли-эзли аякларын талдырып бетергәндер, – дип шыңшый ук башлаган. Көмеш кыңгырау

Талдырып җибәрү Кинәт талдыру

Талдырып тору Әледән-әле талдыру; әле, хәзер талдыру

Талдырып яту сөйл. к. талдырып тору



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә