ТАЛГЫНЛЫК и. 1) Салмаклык, йомшаклык. Гарифның Шәрәфи карт бүлмәсендә башлаган җыры да талгынлык, салмаклык белән ныграк тәэсир итә. Р.Батулла 2) Акрынлык, түбән тизлек. Елганың талгынлыгы 3) Авырлык; арыганлык, талчыкканлык. Хәрәкәтләрнең талгынлыгы 4) Тик тору хәле, тынга калып тору. Мәһабәт төз наратларның очлары ачык яшеллек белән яналар һәм, рәхәт бер талгынлыкка бирелеп, тик кенә торалар… Ә.Еники 5) Җиләс, салкынча булу хәле. [Ул] Мисырга шифалы дым һәм талгынлык алып килә. Н.Фәттах. Күктән талгынлык иңгән Казан киче. М.Галиев 6) күч. Күңел тынычлыгы, хафасызлык, рәхәтлек. Бөтен тәнемне ләззәтле бер талгынлык биләп ала да, мин ничектер бик тын гына, җайга гына, әйтеп бетермәстәй татлы рәхәт эченә күмелә башлыйм. Г.Бәширов. Күңелдә үзенә бер талгынлык, тәнне рәхәтләндереп, сәлперәйтеп куйган ялкаулык. Т.Галиуллин |