ТАЛГЫНЛАНУ ф. 1) Талгын булып китү, акрынаю; салмакка әйләнү. Әле кичә генә зәңгәрләнеп агып яткан елга, һавалар кинәт кенә суытып җибәргәнлектән, ашыга-ашыга көмешләнә, агымы талгынлана, авыраеп куера, шулай куера барып туңа да иде булса кирәк. А.Хәлим 2) Тын булып калу. Көне буе ике яктан да дәвам иткән каты атышлар басылган, һәм табигать, ничектер, тынып, талгынланып калган. А.Шамов 3) Кызулык, эсселек кимү, сүрәнләнү. Кояш түбәнәйгән, көн дә бераз талгынланган. Г.Ибраһимов. Мич авызыннан чыккан җылы өйнең каршы як стенасында талгынланырга --- да өлгерми, тәкәләр табагач һәм табаларның күңелле чылтыраган матур җырлары астында табын уртасына килеп тә кунаклыйлар. Х.Мөдәррисова Талгынлана бару Торган саен талгынлану. Менә саз кылларыннан түгелгән аһәң талгынлана, җыру да салмаклана барып, чәчәннең мыек астыннан саркылган моңга әверелеп кала. М.Галиев Талгынлана төшү Берникадәр талгынлану Талгынланып китү Кинәт талгынлану Талгынланып кую Көтмәгәндә талгынлану Талгынланып тору Вакытлыча талгынлану |