ТАЛГЫН рәв. 1. 1) Йомшак кына, тигез һәм бер көйгә генә; салмак. Шаулап торды шулчак талгын гына Ак каен да, имән, чаган да. З.Мансуров

2) Ашыкмыйча, акрын гына, җай гына. Ачык тәрәзәдән карыйм тышка, Талгын гына көзге таң ата. Ф.Кәрим. Җәйрәп яткан Идел кочагында Талгын гына йөзә пароход. З.Мансуров. Монда тормыш талгын гына, ашыкмыйча гына ага. Н.Фәттах

3) Арыгандай авыр, салмак хәрәкәт белән. Аннан талгын гына кузгала һәм кыйгачлап сөзәк юл ала… Ф.Кәрим. Каршы килгән машиналар әкрен килгән төсле тоелдылар, аның да һәр хәрәкәте талгын була башлады, башында чуалган уй-фикерләр кайдадыр таралып беттеләр, рәхәт битарафлык чолгап алды аны. К.Кара

4) Соңга калып, көттереп кенә. Елның салмак килүе, игеннәрнең талгын өлгерүе кохозчыларны ашыктырды. Социалистик Татарстан

5) Тын, тыныч, җилсез (көн, һава, су һ.б.ш. тур.). Идел өсте талгын, талгын, Әйләник әле тагын. Ш.Маннур. Кичә төне буе талгын гына яуган яңгырдан соң табигать үзе дә яңадан туган күк... Г.Галиева. Талгын гына җепшек кар ява. Ф.Җамалетдинова

6) Сузып, сирәк-мирәк, ашыкмыйча. Тын һавалы җәйнең кичендә Кошлар сайрый урман эчендә. Талгын гына күке моңлана ---. Ф.Кәрим

7) Акрынлап, билгеле бер вакыт үткәч. Авырту шулай эләктереп алды да талгын гына ычкындырды. М.Кәбиров. Хәбирәттәй, бөтен картлык тузаннарын берьюлы кагып төшергәндәй, рәхәт, тыныч, талгын йокыга талды. Ф.Мөслимова

8) Җайлап, тавыш күтәрмичә. – Ник кирәгегез чыккан аңа, нәрсә булган? – дип талгын, ипле генә сорашты ул. В.Имамов. – Тәүге чәйгә юри кешегә әйтмәдем, – дип, талгын гына сүз башлады каенанасы. Т.Гарипова

2. с. мәгъ. 1) Салмак, дулкын сыман; йомшак. Күптәнме соң чәчәк атты шомырт, Талгын җилдә инде коела. Ф.Кәрим

2) Акрын гына ага торган, тын. Су өстеннән исә язгы җилләр, Тирбәлдереп талгын елганы. Ә.Ерикәй. Хан кызы талгын күлнең уртасына ук йөзеп керде. В.Имамов. Аның бәрхет тавышында кояшның сүнмәс яктысы, салават күперендәге барлык төсләр, елга-чишмәләрнең талгын челтерәве бар кебек. Р.Низами

3) Салмак кына, тын гына ишетелә торган. Күл өсте хәрәкәтләнә, чайкала башлады, ай да, агачлар да, ниндидер талгын көйгә биегәндәй, сырланып-киселеп хәрәкәтләнергә керештеләр. Ф.Садриев. Яхинның сихри көчкә ия булган, үзәккә үтеп керердәй моңсу, моңлы һәм талгын романсларын тыңлаган саен тыңлыйсы килә ---. Шәһри Казан

4) Тымызык, тын, җилсез. Талгын Идел өсте

5) Салмак кына, җайлы, бер көйгә бара торган. Бакча эшләреннән туктагач, тормыш тагын шул талгын агымына төште. Ф.Яруллин

6) Уртача җылылыктагы. --- Ләүкәдә чабынып, кайнарланган тәнеңә талгын су койсаң, күңелеңне борчыган уйларны да, юл газапларын да йөгерек көмеш су юып төшерә, яңадан тугандай буласың, рәхәтлек тә, бәхет тә хәттин аша! Р.Хәбибуллина. Куе ботка (абыста) пешкән кәстрүлнең өстен каплап, 20 – 25 минут талгын утта тоталар. Т.Нәҗмиев

7) диал. Арыган, талчыккан. Әле талгын чырай ялбырт итә, Әле көлгән чырай ялт итә. Н.Исәнбәт

8) диал. Салкынча, җиләс. Төнлеге ябылган, киезләре күтәрелгән --- бу тирмәләрдә һава бераз талгын иде. Г.Ибраһимов. Күләгәле, талгын урманнан Алмыш хан кояш яктысы белән тулы яланга килеп чыкты. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә