ТАЛӘПЧӘНЛЕК и. Таләпчән булу сыйфаты. Хөкүмәт газеталары эшчеләрне башбаштаклыкта, артык таләпчәнлектә һәм патриотлык юклыкта гаепли. И.Гази. Тормышка җитди каравы аның үз шәхесенә таләпчәнлегендә үк сизелә иде. Ф.Яхин. --- Һәр уңышның нигезендә таләпчәнлек, шәхси үрнәк, тырыш хезмәт ята. Р.Газиз |