ТАЛӘПЧӘН с. 1. 1) Югары, кискен таләпләр куючан, катгый таләпләр белдерүчән. Төзелештә Гәрәй, Василий кебек яшь, энергияле, таләпчән, үткен күзле кешеләр кирәк иде. А.Гыйләҗев. Минем хатын ул яктан бик зәвыклы, таләпчән ул. Ф.Баттал. Аларның барысы да диярлек Зөфәр абыйның үткен күзләре, таләпчән сүзләре аша уза иде… Р.Миңнуллин 2) Аерым шартларда гына яшәргә, үсәргә сәләтле булган. Нарат --- табигать шартларына таләпчән түгел. Робинзон эзләреннән 2. рәв. мәгъ. Югары таләпләр куеп, белдереп. Мин ирем фикере белән килештем: әйе, Люция җитди, мәхәббәткә дә таләпчән карый. М.Маликова. Уен барышын, кагыйдәләр үтәлешен класс җитәкчесе булмаган укытучылар бик таләпчән хөкем итәчәкләр, имеш. Р.Газиз |