ТАЛӘП и. гар. 1) Катгый формада белдерелгән теләк. «Эшчеләр үзләренең чамадан тыш таләпләре белән промышленностьны һәлакәт алдына куялар», – дип кычкыра фабрикантлар газетасы. И.Гази. Гаять дәрәҗәдә кыю таләпләр куеп, гарнизон солдатлары баш күтәргәннәр. М.Хәсәнов. Минем таләп шул: хәзер үк Алтынчәчне һәм аның иптәш кызларын иреккә чыгарып, өйләренә озатыгыз! А.Гадел 2) Кемгә яки нәрсәгә дә булса карата куелган, шуларга туры килергә тиешле шартлар җыелмасы. Алкинда ачлыкка, кырык градус салкынга, хәрби таләпкә чыдамаган җаннар я аякларын туңдырып киттеләр, я качтылар. С.Поварисов 3) Сорау, сорату (мәс., почтада). Хатны таләп тәртибендә бирү 4) Билгеле бер максат белән куелган тәртип, кагыйдә. Шуңа күрә мин партком членнары бүген бу персональ эшне Устав куйган иң югары таләпләрдән чыгып тикшерерләр, дип уйлыйм. Ф.Садриев. Техника куркынычсызлыгы таләпләре, җиләк-җимеш, яшелчә, чәчүлек үстерү, хезмәт тәрбиясе бирү югары фәнни дәрәҗәдә дәлилләнә. Р.Газиз 5) Ихтыяҗ, сорау. Ләкин Американың бик еш мода алыштырырга яраткан хатын-кызларына мехның я ачыграк төслесе, я тоныграк төслесе кирәк була иде. Без, билгеле, бу таләпкә яраклашырга тиеш идек. Ә.Еники 6) Берәр нәрсәне эшләүгә (мәс., бирүгә, алуга) рәсми язу; таләпнамә. Шуңа күрә Совет Язучыларының Татарстан Союзы идарәсе, таләп рәвешендә, Сездән иптәш М.Галинең квартирын ары таба тыгызлауга юл калдырмавыгызны сорый. Ф.Баттал |