ТАЛАШУ’-ТАРТЫШУ ф. 1) Каты бәхәсләшү, озак җәнҗаллашу; судлашу. Инде талашып-тартышып торырга урын да юк иде шикелле. И.Гази
2) күч. Көрәшү. Көзге көн, җан биздергеч тормыш белән талашып-тартышып, илле ел гомер итте ул. И.Гази