ТАЛАШУ I ф. 1) Бер-берсен талау, тешләү (хайваннар тур.). Этләр талашса – узгынчыга юл тыныч. Мәкаль 2) Каты кычкырышу, ызгышу, тавыш чыгару. Тик торганда талашмый җүнле кеше. Г.Бәширов. Хатын белән тәмләп талашабыз. Н.Әхмәдиев 3) Бәхәскә керү, нәрсә өчен булса да көрәшү, даулашу. Таңгатаров әллә кайчан ук шул әдәбият кичәсе ясау турында полицмейстердан рөхсәт ала алмый талашып йөри иде. Г.Ибраһимов Талаша башлау Талашырга тотыну. Ибраһим ханның Нурсолтаннан туган угылы Мөхәммәт Әмин ханзадә белән һич тыныша алмый, алар тәхет өчен талаша башлыйлар. Р.Батулла. Сез, берегездән-берегез таза ирләр, шул хәерче берничә меңгә карап талаша башладыгыз. Г.Каюмов Талашып алу Берара бераз талашу. Торганнарына ярты сәгать тә юк, әллә ничә тапкыр талашып алдылар. Н.Әхмәдиев. Бер-ике пассажир белән талашып алгач, ул Шәмси эскәмиясе янына килеп туктады. Җ.Юныс Талашып бетү Бик каты талашу. Әнә милләтчеләр, уртак фикер эзләп, тыз-быз киләләр, ниләр генә кыйланмыйлар, үзара сугышып, талашып бетәләр. Т.Галиуллин. Узган ел без аның концертына барган идек, кайтканда, кызлар талашып беттеләр. Р.Кәрами Талашып йөрү Теләсә кайда, теләсә кайчан талашу. Ояларыннан чыпчыкларны куып, сыерчыклар талашып йөри. Г.Әпсәләмов. Аның белән талашып йөрмә тагын, кеше көлдереп. Г.Галиева Талашып китү Кинәт талаша башлау. Әмма көннәрдән бер көнне, хуҗасы белән хуҗабикәсе, берәүләрдән кунактан кайткач, бик нык талашып киттеләр. А.Хәсәнов. Шулай әйткәләшә торгач талашып ук китәләр. К.Җәмит Талашып кую Кинәт талашып алу. – Әй, кичә талашып куйдык та, әйеме, әтисе! – дип, бүлмә яңгыратып көлеп җибәрде [ул]. Мәдәни җомга Талашып тору Әледән-әле яки берөзлексез талашу; әле, хәзерге вакытта талашу. Бер-ике хатын үзара гел талашып торалар. Х.Камалов Талашып яту к. талашып тору. Төшлеккә теше тешкә тимичә туңып кайтса, ашарга пешмәгән, Һаҗәр белән әнисе пыр тузып талашып яталар. Ф.Садриев. Срам бит, җитмеш яшьлек анасы белән талашып ята икән, адәм хуры. Ф.Баттал |