ТАЛАШТЫРУ 1) йөкл. юн. к. талашу . Юклык талаштыра, барлык яраштыра. Мәкаль

2) Махсус рәвештә араны бозу. Алар моны тик бер максат: әсирләрне үзара талаштырып, бер-берсен сатарга мәҗбүр итү нияте белән эшлиләр. Р.Мостафин. Ярыша-ярыша чәкән кимереп, тыныч кына яшәп ятканда, ирләр белән хатыннарны, егетләр белән кызларны талаштыра торган бер чир таралды. К.Кәримов

Талаштыра башлау Талаштырырга тотыну

Талаштыра бирү Бернигә карамый талаштыру

Талаштыра төшү Бераз талаштыру

Талаштырып бетерү Бик каты талаштыру. Хисләрнең дулкынланып торуын әдәби әсәрдә сурәтләү өчен, берничә алым бар: геройларның хәрәкәтләрен каршылыклы һәм кискен үзгәрешле, хәтта мантыйкка каршылыклы итәсең, сүзләрен киреләнүгә-үзсүзлелеккә корасың, һәммәләрне талаштырып бетерәсең. Ф.Яруллин

Талаштырып йөрү к. талаштырып тору

Талаштырып килү Даими рәвештә күптәннән бирле талаштыру. Байлык ул – гомер бакый адәм баласын шаштырып та, талаштырып та килгән нәрсә. Кызыл таң

Талаштырып тору Даими, әледән-әле талаштыру; әле, хәзерге вакытта талаштыру. – Без аларны гел шулай талаштырып торырбыз! – дип ырлаганнар яшь бүреләр, сөенешеп. Р.Вәлиев

Талаштырып чыгу Барысын да бик нык талаштыру

Талаштырып яту к. талаштырып тору. «Алып атам хәзер постны, кеше талаштырып ятасым килми», – диде ул. Саба таңнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә