ТАЛАШЛЫ с. 1) Талаш, кычкырыштан торган, талаш белән уза торган; бәхәсле. Шулай кат-кат Давытны иртәгә булачак талашлы җыелышка чакырып, Җиһангир өенә юнәлде. Г.Ибраһимов. Шушы сөйләшүләрдән соң, инде без Рәүф белән Галиянең тынгысыз, талашлы һәм трагик бәйләнеш белән бетә торган, көрәшле семья тормышы алдына килеп басабыз. Г.Нигъмәти 2) Талаша, талаштыра торган, талаш, бәхәс китереп чыгара торган. Ике якның бу талашлы сүзе барып ишетелгәч, мәдрәсәне акча белән караучы Кадыйр бай әйткән, имеш: «Чыкмасалар, полиция ни өчен?» Г.Ибраһимов |