ТАЛАШ и. Ызгыш, гауга, низаг. Башта болар калада бик зур шау-шу күтәрделәр, мөселман агай-эне арасында әллә ничаклы сүз, талаш булды. Г.Ибраһимов. Җомгада булган талаш Габденнасыйрның рухын шактый төшерде һәм аның киләчәктә мәктәпне беркадәр рәткә салу, укыту эшләрен тәртипкә кую турындагы ышанычын җимерде. М.Галәү |