ТАЛАУЧЫ и. Таларга (I) гадәтләнгән, талый торган, талау белән шөгыльләнүче кеше. Көн саен диярлек авылга талаучылар килә: икмәкләрне алалар, каршы торсаң, төрмә белән, атып үтерү белән куркыталар. И.Гази. Талаучының, башкисәрнең башын өзеп, Бар дөньясын тетәр, сүтәр, тузан итәр! Ә.Ерикәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә