ТАЛА’У II и. 1) Хайваннарның һөҗүм итеп, теш-тырнаклар белән йолыккалавы, тешләп өзгәләве, чукуы. Урманнан төшкән азгын этләр талау аркасында, инде ничә кеше шифаханәгә эләккән, ди. А.Хәсәнов

2) Бөҗәкләрнең, тешләп, канны эчүе. Черкинең талавыннан бигрәк безелдәве яман, ди торган иде Гариф абзый. С.Поварисов

3) Башка кешеләр милкен тартып алу, үзләштерү гамәле. Бүтәнчә талаулары җитмәгән, инде сөйгән кызларыбызга кул сала башлаганнар икән. М.Фәйзи. Барлы-юклы малларын күмделәр, бишенче елдагы талаулар кешеләрнең күңелләрендә төзәлмәслек яра калдырган иде. И.Гази. Талау эшен нечкә башкаралар ---. Р.Әхмәтҗанов

4) күч. Бәясен чамадан тыш арттырып сату яки бик төшертеп сатып алу күренеше. Сәүдә эше – талау, алдашу, күз буяу ул. М.Хәсәнов

5) күч. Түбәнсетү, рәнҗетү; рухи газап. Синең ваклыкларың, көндәлек талауларың булмаса, бәлки, яшәр дә идек. Ә.Әминев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә