ТАЛА’У I ф. 1) Һөҗүм итеп, теш-тырнаклар белән йолыккалау, тешләп өзгәләү, чуку. Эт талап, өсләргә таш яуганда да, Тартылып, хәлләр китеп ауганда да, сакладым бәгърем кисәген җан кебек, Кан тамызмадым йөзеннән шунда да. Ф.Бурнаш. Мин фил инде, фил, ә бит мине кырмыскалар талый. Н.Гыйматдинова. Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер, сымаграк булып чыкты бу. Г.Бәйрәмова

2) Күп булып тешләп, канны эчеп борчу (кандала, черки, бет һ.б.ш. бөҗәкләр тур.). Черки талый кичләрен

3) Кемнең дә булса милкен, мал-мөлкәтен көч кулланып тартып алу, маһирлык белән үзләштерү. [Рабига]: Бая берсе яулыгымны тартып алган иде, инде шәлемне таладылар. М.Фәйзи. Бүләкне теләүчеләр бар, талап алучылар бар, списке буенча алучылар бар, ялындырып алучылары да бар әле. Т.Миңнуллин

4) Дәрәҗә, хакимлек ярдәмендә башкалар хакын үзләштерү. Алпавытка каян килгән соң мең десятина җир? Безнең нәсел-нәсәпне талап җыйган байлык бит ул. К.Нәҗми. Ә син монда гомер буена кешеләрне талап, үзеңә гөлбакча төзедең. В.Имамов

5) күч. Бәясен чамадан тыш арттырып сату яки бик төшертеп сатып алу. Сәүдәгәрләр план корып ята таларга, Күршедәге эшче кибетләре Үлем маршы җырлый аларга. Һ.Такташ

6) күч. Түбәнсетеп, әрләп, рәнҗетеп тору. – Әрәмтамак син, юкка ашап ятасың, – дип һаман әрли, талый икән. Г.Ибраһимов. Төнлә хатын талый бит, ди. Х.Камалов. Чөнки җиңелсә, гарьлегеннән шулхәтле үзен үзе талый, өзгәләнә, хәтта күзгә күренеп суырылып китә, ябыга иде. М.Маликова

7) күч. Рухи газап китерү, борчу, тынгысызлап тору. Рәхимсез мәхәббәт аның йөрәген элеккедән битәр талый. И.Гази. [Миңнеханның] Эчтә җан-бәгырен ниндидер ут талый, тынгысызлый иде ахры. В.Имамов. Гаделсезлек, эшләгән эшеңне күрмәү җанны талый. Г.Галиева

8) күч. Яндыру, һәлак итү. Йолкый-йолкый талый ялкыннар Кара тәре таккан танкны. Ф.Кәрим

9) күч. Бик нык авырту. Инде ике-өч ай буена тамагыннан бер ризык та үтми, яман шеш дигәне эчтән талый, хәзер бар көннәре түшәк өстендә уза икән... В.Имамов. Күпмедер вакыттан, күңеле болганып, эче талап авыртканга уянып китте [ул]. Э.Якупова

10) күч. Көчле исеп йолкып алу (җил тур.). Урамга чыгар идең, карлы яңгыр коя, тәрәзәләр парланып томаланган, җил ян бакчадагы шомырт агачларының соңгы яфракларын талап улый. И.Гыйләҗев

11) күч. Нәрсәне дә булса гадел булмаган юллар белән үзләштерү, үзенә алу. Карт оста, --- агач-ташны аннан талап, моннан талап, өй салып йөри. Х.Сарьян

12) күч. Булдыксыз юну, үтмәс балта белән юну. Бүрәнәне талау

Талап бетерү Бик нык талау. Шулхәтле мәҗбүриләп, кан костырып төзелгән колхозлар инде беткән, талыйсы малны җитәкчеләр талап бетергән, һәм аның урынына фермер хуҗалыклары төзегәннәр. Ф.Бәйрәмова. Тау куенындагы чишмәләр кипкән, ерткыч җанварлар бөтен куй-сарык көтүләрен талап бетергән. Г.Гыйльманов

Талап йөрү Әле, хәзер талау. Ник татар башың белән кеше талап йөрисең? Н.Гыйматдинова. Юлбасар җил урман читендәге куакларның соңгы яфракларын талап йөри, игене урылган арыш кырындагы камылларда сызгыра. Г.Сабитов

Талап килү Күптәннән бирле даими талау. – Әнә әнкәң гомер буе мине талап килә! – диде әтисе, уенын-чынын бергә кушып. В.Нуруллин. Уйламыйча гына язгандыр, дип белмә тагын, анда әйтелгәннәр байтактан җанымны талап килә иде. И.Гыйләҗев

Талап кую Кинәт талау. Ничә ел көч түкте, эшләп тапкан акчасын компанияне үстерүгә сарыф итте, ә Рәйхан аны хыянәтчел рәвештә талап куйдымы? З.Мурсиев

Талап тору Әледән-әле яки бертуктаусыз талау; әле, хәзер талау. Ләкин Казан гына түгел, Мәскәү ягы да бик күп югалткандыр, өстәвенә чирмеш җайдаклары арткы яклап аларның олаулары белән атларын да талап тора икән ---. В.Имамов. Кечесе әллә кайларга Себерләргә китеп, айдан айга: «Мине куып чыгаргандай чыгарып җибәрдегез, кайтам да малны бүләм», – дип, җанын талап торды. Ә.Хәсәнов

Талап яту сөйл. к. талап тору. Шушы авыр заманда да авылдашларын талап яткан бит, хәерсез бәндә! Ф.Баттал. Әнә бернәрсә эшләми кеше талап яткан адәмнәр әллә ничә машина алды, әллә ничә йорт салды. Р.Сәгъди

Талый башлау Таларга тотыну. Аннары ул кибеттән кайтып барганда, ата каз талый башлагач, мин аны ындыр артына кадәр озатып та куйганым бар. Г.Бәширов. Хан булу сәгатеннән ул дәүләт казнасын, халыкны талый башлый. Р.Батулла

Талый тору Бернигә карамый талау. Әмма Елмаймас мирза халык нәфрәтен игътибарына да элми: көче җиткәннәрне талый тора, кыра тора. Р.Батулла

Талый төшү Тагын да ныграк талау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә