ТАЛАТУ ф. йөкл. юн. к. талау I. Этне эттән талаталар. Мәкаль. Анда безнең партизаннардан ике кешене, аягыннан асып, баганага элгәннәр дә тере көе овчаркаларга талатканнар. М.Мәһдиев Талатып бетерү Бик нык талату Талатып тору Даими, торган саен талату, әле, хәзер талату. Нәрсәгә шул кабыксыз бәрәңгедән (Сәхи Гөлзәриягә ни өчендер «кабыксыз бәрәңге» дип исем такты, бәлки, күлмәге ак булгангадыр) үзеңне талатып торасың? Ф.Яруллин. Әтәчкә дә талатып торгач, нинди хезмәтче буласың суң син? Х.Ибраһим Талатып яту сөйл. к. талатып тору. Расхутыннан тормыйк, эзләтик барон братыбызны, безнең ише туганнарын демократлардан талатып ятмасын монда ---. К.Кәримов |