ТАЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. талау . Шәһәрләрең синең таландылар, Авылларың дөрләп яндылар… Ә.Исхак. Беттән таланып яшибез. С.Поварисов

2) күч. Тузу, ерткаланып бетү (кием-салым тур.). [Нургалинең] Өс-башы таланган, билгә кадәр кара сакал, яланбаш. М.Мәһдиев

Талана башлау Таланырга тотыну. Бары тик көндәгечә барлы-юклы калдык-постык ризыкларны ашаштырып, тамагын туйдыргандай иткәч, теләк тә, уй-фикерләр дә уянды, һәм тынгы белмәс яшь җан яңадан талана башлады. Н.Фәттах

Талана тору Даими яки әледән-әле талану. Сөннәр иленнән озатылган терлекләр, карабодай, тары кебек иң күп керем китергән затлы ярмалар, Кереш бугазына барып җитмичә, күпчелеге юлда талана торды. Р.Сәгъди

Талана төшү Бераз талану

Таланып бару Өзлексез, бер-бер артлы талану

Таланып бетү Бик нык талану. Шәмси белә иде инде: --- полк арыган, йончыган, иксез-чиксез походларда сугышчыларның өс-башлары, аяк киемнәре таланып беткән. Г.Бәширов. Башына таланып беткән колаксыз бүрек, өстенә инде күптән сәдәп күрмәгән кырык ямаулы бишмәт, аягына тишек чабата кигән. З.Мәхмүди

Таланып килү Күптәннән бирле дәвамлы рәвештә талану. Әлеге таш китаплар табылу, евроцентристлар тарафыннан фәндә хаксызга кыерсытылып, мирасы таланып килгән төрки халыкның рухи шәҗәрәсен бер башка биегәйтте. М.Галиев

Таланып тору Даими яки әледән-әле талану; әле, хәзерге вакытта талану. Ләкин Пальмира (анда искиткеч мәһабәт пальмалар үскән) даими рәвештә дошман гаскәрләре тарафыннан таланып торган. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә