ТАЛАНТСЫЗ с. 1) Таланты бик аз булган яки бөтенләй булмаган. Мин яза алмаслык, талантсыз кеше түгел. Г.Бәширов. Салыгыз хәбәр Хәбәрсез югалганнарга. Талантсыз, канатсызларга Бирегез янә дә канат! Ф.Гыйззәтуллина

2) Таланты, осталыгы күренеп тормаган; каләм көче булмаган. Әмма талантсыз әсәрләрнең язылмавы да кайчагында олы юаныч икән. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә