ТАЛАНТЛЫЛЫК и. Талантлы булу сыйфаты; талант. Кыскасы, чит телләрдә иҗат итеп дөньякүләм танылуга ирешкән милләттәшләребез үзләренең акыллылыгы, талантлылыгы белән беренче нәүбәттә татарга бурычлы. Р.Сафин. Мондый мактауга алар зур тырышлык, талантлылык, осталыклары нәтиҗәсендә ирешкәннәр. Гасырлар авазы |