ТАЛАНТЛЫ с. 1. 1) Таланты (1 мәгъ.) булган. Талантлы драматург Н.Исәнбәт гаҗәп оста сюжет бәйләнешләре, үткен, тапкыр сүзләр таба… М.Җәлил. Талантлы шагыйрьләр җитәрлек, талантлы укучылар аз... Р.Миңнуллин 2) Таланты, осталыгы күренеп торган. М.Гафуриның талантлы иҗаты менә шул катлаулы тарихи чорларны үзенчә чагылдырган. М.Җәлил. Киндерләрне барлаган чагында, мин талантлы картиналарга юлыктым. Н.Гыйматдинова 2. рәв. мәгъ. Оста итеп. Җыентык авторының хикәяләре талантлы язылганнар, художестволы гадилек һәм эчкерсез сафлык күренеп тора. М.Җәлил. Язучыларның кайберләре талантлы әсәрләр яза, икенчеләре талантсыз әсәрләрен талантлы итеп мактата белә. Р.Миңнуллин 3. и. мәгъ. күпл. Талантка ия кешеләр. Гыйлем дөньясы талантлылар кулында булырга тиеш! Ф.Яхин. Ә талантлылар җитмәсә нишләргә? Р.Вәлиев |