ТАЛАНТ и. гр. 1) Сәләт. Шуңа күрә мин әйтәм: нигә сиңа үзеңнең талантыңны ул сыкрануларга әрәм итмичә, халыкка кирәкле эшкә файдаланмаска? Г.Бәширов. Талант – безгә Ходай бүләгедер, Ә осталык – ансы үзеңнән. Н.Әхмәдиев

2) сөйл. Аерым бер шөгыльгә осталык, тәҗрибәлелек. Мулла сүзне үзенең ат тану хакындагы талантына күчерә. Г.Ибраһимов

3) күч. Зур сәләткә ия шәхес. Бу шартлар --- меңнәрчә талантларның үсеп чыгуына юл ачты. М.Җәлил. Чын талантлар бер-берсен кабатламаска тиешләр. Н.Фәттах. Кабатланмас зур талантлар арабыздан китте. Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә