ТАЛАК II и. гар. 1. 1) Шәригать буенча аерылышу. --- Никах, талак өйрәндем. М.Гафури 2) «Талак» сүзен әйтеп, талакны игълан итү гамәле. Бер дә ялган түгел: атна башында никах яңарта да атна ахырында талак белдерә, мал-мөлкәт бүлешә. Ф.Баттал 2. хәб. сүз мәгъ. Никахны бетерү, аерылу (хатынын аеручы әйтә торган сүз). Менә бу хатын миннән талак, талак, талак! К.Камал. Шушындый гаугадан соң тагын үкереп җибәрә Хәйбулла абзый: – Талак! Ф.Баттал. Тыңлагыз: Сәринәгә миннән талак, талак, талак! Н.Фәттах |