ТАЛАК I и. Умырткалыларда иммунитет тәэмин итү, матдәләр алмашы, кан ясалышы кебек процессларда төп функцияне башкара торган әгъза. Канәгатьнең тын юлларындагы һәр төктә теге баягы татлы, ашказанын әйләндерә-тулгандыра, талак бизләрен суыра, зиһенне томалый торган хыялый серле ис тагын да яңарып көчәйде. А.Хәлим. Бөер, бавыр, талак кебек нечкә әгъзаларның кая урнашканын белеп эш итәләр [алар]. Т.Галиуллин

Талак кабару к. талак ташу. Ачудан талагы кабарган Нәҗипнең бүген «зират», «үлем», «инфаркт» дигән сүзләргә һич исе китмәде ---. А.Гыйләҗев. Талак ташу Бик нык ачу килү; ачуны тыя алмыйча, берәр нәрсә эшләү. Кайтып ашарга-эчәргә дә бирми, бу Хәйрулланың да талагы ташты. Ф.Хөсни. Алай талагы ташса, әнә безнең Таңсылу белән таныштырырга иде үзен! А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә